13 февральдә 10:00 сәгатьтә ТР ДОСААФ Яр Чаллы автомәктәбе тирында XX Спартакиада кысаларында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында вак калибрлы винтовкадан ату буенча беренчелек узачак. Ярышларда катнашу өчен шәһәр оешма-учреждениеләренең дүрт кешедән торган командалары чакырыла. Катнашучылар мишеньгә 50 метрдан терәп яткан килеш атачаклар. Өч сынау һәм биш зачет атуы башкарыла.
Команда беренчелеге исәп буенча ату вакытында команда әгъзалары тарафыннан төшерелгән очколар суммасы буенча билгеләнә. Шәхси беренчелек шәхси зачетта максималь балл саны буенча билгеләнә. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ату буенча турнирда Яр Чаллы шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсе командасы җиңү яулады.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 57-08-70 телефоны буенча «Заман»яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Проектны Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы, «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлеге, «Заман» яшьләр үзәге шәһәр Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә яшь хезмәткәрләрне системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында гамәлгә ашыра.