Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:24 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:24 , 21.5 °C
29.04.2022
0
Поделиться

Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге социаль пособиеләрне вакытыннан алда күчерәчәк. Сүз 2022 ел башыннан Россия Пенсия фондына Халыкны социаль яклау органнарыннан тапшырылган ярдәм чаралары турында бара: балалы гаиләләр, хәрби һәм көч органнары хезмәткәрләре гаиләләре, радиациядән зыян күргән гражданнар, транспортка ия булган инвалид гражданнар һәм башкалар.

Гражданнарга банк счетларына килә торган пособиеләр бердәм түләү көнендә – һәр айның 3 числосында күчерелә. Май аенда бу көн ял көненә туры килү сәбәпле, түләүләрне банк счетына күчерү ысулын сайлаган гражданнар, түләүләрне инде бүген үк алачак.

Исегезгә төшерәбез, пособиеләрне алуның ике ысулы бар: кредит оешмасы аша яки почта элемтәсе аша. Аларда акча күчерү вакыты аерыла һәм түләү графигына бәйле. Банк карталарына акча күчерү өчен бердәм түләү көне билгеләнгән: узган ай өчен акча агымдагы елның 3 числосында күчерелә. Әгәр бу көн ял яки бәйрәм көннәренә туры килсә, түләүләр иртәрәк вакытка күчерелә.

Моннан тыш, 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм йөклелекнең иртә срокында медицина учреждениесенә учетка баскан йөкле хатын-кызларга да вакытыннан алда акча күчерү башкарылган.