Вторник, 26 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:57 , 15.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:57 , 15.5 °C
13.12.2023
0
Поделиться
Чаллыда сәнгать мәктәпләре укытучылары халыкның гореф-гадәтләрен саклый

1нче балалар сәнгать мәктәбендә семинар үтте. Ул Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты сәнгать һәм дизайн факультеты ярдәмендә узды.

Чараны Яр Чаллы сәнгать көллияте студенты Борис Хромушинның (балалайка) һәм концертмейстер Диана Анпилогованың (фортепиано) иҗади номеры ачты. Укытучылар  доклад, мастер-класслар әзерләде, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсендә катнашты.

Семинар барышында һәр укытучы үзенә яңа тәҗрибә алды һәм кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Ул укытучыларның һөнәри осталыкларын үстерергә, һәм педагогик тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. Катнашучыларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.