Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:58 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:58 , 26.5 °C
01.03.2023
0
Поделиться
Республика педагоглары тәҗрибә белән уртаклаштылар
Республика педагоглары тәҗрибә белән уртаклаштылар

Казан федераль университетының Алабуга институты ярдәме белән «Балачак планетасы» 98 нче балалар бакчасы базасында “Балалар бакчасының белем бирү процессында заманча IT-технологияләр, шул исәптән нейротехнологияләр, мәгариф робототехникасы һәм программалаштыру”  темасы буенча республика семинары узды.

Семинарда Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 100дән артык педагог катнашты. Яр Чаллы, Минзәлә, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һәм Кукмор шәһәрләреннән педагоглар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.