«Округтагы мөһим социаль әһәмияткә ия объектларның төзелешенә һәм капиталь ремонтына мониторингны даими режимда алып барабыз. Балалар ялының сыйфатын күтәрү һәм аның уңайлылыгын тәэмин итү – „Бердәм Россия“ партиясенең Халык программасының өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бу юлы безнең партдесант иң матур милли парк территориясенә, „Следопыт“ балалар сәламәтләндерү лагере урнашкан урынга төште. Хезмәттәшләрем белән бергә 13 мең кв.м мәйданлы объектның капиталь ремонт барышын карадык. Лагерьның гомуми территориясе исә – 6 гектарга якын. Капиталь ремонтка бюджет акчаларыннан 870 млн сум бүленгән», – дип хәбәр итте Әлфия Когогина.
Хәзерге вакытта йокы корпусларын ремонтлау 97%ка, ашханә бинасы – 88%ка, тышкы челтәрләр 82%ка башкарылган, территорияне төзекләндерү эшләре башланган гына, әмма план буенча бара.
Бу җәйдә монда сәламәтләндерү программасы кысаларында тематик сменалар һәм балалар, студентлар, педагоглар өчен белем бирү модульләре үткәрү планлаштырыла. Лагерь яшьләр инициативаларын гамәлгә ашыру һәм үсеп килүче буынның потенциалын үстерү өчен ачык төбәкара мәйданчыкка әвереләчәк.