«Партия десанты» капиталь ремонтның барышы белән танышты. Хәзерге вакытта эшчеләр ишекләрне, су чыгару һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштыруга, электр монтажлау эшләренә керешкәннәр.
58 нче мәктәп 1992 елда төзелгән. Мәктәптә 1,8 мең бала һәм яшүсмер укый, 101 педагог эшли.
Милли проект ярдәмендә Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрелә, матди-техник база яңартыла, балаларның һәм яшьләрнең һәрьяклап үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла. Бу – һәр баланың потенциалын ачуга ярдәм итүче мәгариф мохитен формалаштыруда мөһим адым.