Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:01 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:01 , 18.5 °C
13.06.2023
0
Поделиться
Чаллының Яр буе паркы җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә җиңүче
Чаллының Яр буе паркы җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә җиңүче

Җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле. Яр Чаллыда җәмәгать киңлекләре арасында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Яр буе паркы төзекләндереләчәк. Парк өчен 11,5 мең шәһәрдәшебез тавыш биргән. Тавышлар буенча ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы икенче урынны алды. Шулай ук Фикрят Табеев исемендәге яр буе, Габдулла Тукай ис яр буе, Чаллы Яр бистәсендәге күл территориясе, 64 нче комплекстагы парк, Җәмиг мәчете янындагы мәйдан, 69 нчы комплекстагы сквер яки үз вартантыңны сайларга була иде. Тавыш бирү исемлегенә 267 җәмәгать киңлеге һәм ике меңнән артык йорт яны территориясе чыгарылган, шулар арасыннан 2024 елда өстенлекле төзекләндерү өчен топ-200 ишегалды территориясе сайлап алынган.

2024 елгы йортларның йомгаклау исемлеген район администрацияләре инвентаризация нәтиҗәләре, комплекслылык принцибы һәм башка төзекләндерү программалары белән берләшү буенча тулыландырачак. .