Бүген Чаллыда капиталь ремонттан соң «Орион» яшьләр үзәге ачылды. Тантанада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашты.
Дәрәҗәле кунаклар яшьләр өчен яңа мәйданнарны: ирекле аралашу зонасы, уку бүлмәләре, күпфункцияле заллар, тренажер һәм фиджитал, бию, фитнес залны карады. Биредә бөтен заллар заманча җиһазлар һәм оргтехника белән тәэмин ителде.