Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:33 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:33 , 28.5 °C
09.05.2022
0
Поделиться
Яр Чаллы егете Артур Шәрәфиевка Батырлык ордены тапшырылды
Яр Чаллы егете Артур Шәрәфиевка Батырлык ордены тапшырылды

Россия Федерациясе Президенты Указы белән хезмәт бурычын үтәгәндә батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән Артур Рамил улы Шәрәфиев бүләкләнде.

Дәүләт бүләген шәһәр мэры Наил Мәһдиев рядовой Артур Шәрәфиевнең әнисенә – Альбина Шәрәфиевага тапшырды. Мәйдан каһарманны басып алкышлады.

Артур – ярата белүче бала булган, балачактан ук Ватанны саклаучы булырга хыялланган.

Искәртеп узабыз, Артур Шәрәфиев Украинада махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булды.