Финалга 14 номинациядә 43 конкурсант чыкты. Җиңүчеләрне бүләкләү гыйнвар ахырында, Бөтенроссия студентлар көне алдыннан узачак.
Гран-При номинациясендә Светлана Вяткина, Дарья Даньшина һәм Александр Рыжков финалга чыкты. «Ел җәмәгатьчесе» номинациясе финалистлары: Алинә Галимова, Полина Тихонова һәм Юлия Христенко булды.
Җиңүчеләр Әлфия Когогина исемендәге стипендиягә ия була. Ул бүләкне үзе тапшырачак.