Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:25 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:25 , 29.5 °C
24.12.2021
0
Поделиться
Автозавод районында «Кар Кызын коткару операциясе» узды

Автозавод районында Яңа ел чараларын үткәрү дәвам итә.

Бүген «Орион» яшьләр үзәгендә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Кар Кызын коткару операциясе» дигән Яңа ел тамашасы оештырылды.

Тамаша барышында балалар төрле конкурсларда актив катнаштылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, чыршы утларын кабыздылар, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм «КамАЗ» ААҖдан татлы бүләкләр алдылар.

Автозавод районы хакимияте тарафыннан льготалы категория гаиләләрдән 800дән артык баланы Яңа ел тамашалары һәм бүләкләре белән тәэмин итү планлаштырылган.