Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:45 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:45 , 28.5 °C
10.08.2022
0
Поделиться

10-20 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы зур булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Эссе тору сәбәпле, Татарстанда җәй дәвамында инде икенче тапкыр халыкның урманнарда булуына һәм аларга транспорт керүенә чикләүләр кертелде. Әлеге карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Эссе һава торышы, ким дигәндә, тагын бер атна дәвам итәчәк, шуңа күрә Чаллы  җәйге ялны алдан планлаштырырга киңәш ителә. 

Чикләүләр Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Каленкий, Кама, Кызыл Йолдыз, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыкларына кагыла.