2022 елда халык сәнгате һөнәрчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурс игълан ителде. Катнашу өчен гаризалар 2022 елның 7 июленә кадәр кабул ителә.
Дәүләт ярдәме чараларын алу максатыннан гаризалар һәм документлар «Минем субсидияләр» мәгълүмати системасы аша «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайт аша түбәндәге адреслар буенча гамәлгә ашырыла: https://subsidiya.tatar.ru/ һәм https://subsidiya.tatarstan.ru яки мобиль кушымтадан файдаланырга була.
Конкурсның максаты – халык сәнгате һөнәрчелеге осталарының һәм оешмаларының иҗади потенциалын тормышка ашыру, халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләрен җитештерү һәм сату өчен шартлар тудыру, иң яхшы проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.