Президент Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә дүртенче махсус проектлар конкурсы игълан ителде. Гаризаларны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин http://фондкультурныхинициатив.рф/.
Конкурска гаризаны алты юнәлеш буенча бирергә мөмкин: конкурста коммерцияле булмаган оешмалар, муниципаль мәдәният учреждениеләре (шул исәптән китапханәләр, музейлар, театрлар, мәдәният йортлары, түгәрәкләр һ.б.), коммерция оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.