29 һәм 30 сентябрь көннәрендә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында 23 нче иҗат сезонын ачу тантанасы була. Программада декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе, «Домовица» осталарының эшен тәкъдир итү, концерт программасы. 29 сентябрь 17:00 сәгатьтә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының балалар коллективлары чыгышы, 30 сентябрь – иҗат коллективлары һәм солистлары чыгышы.
Дуслык Йорты бинасында капиталь ремонт үткәрелде. Хәзер яңартылган бинада 210 кеше сыйдырышлы тамаша залы, хореография һәм тантаналар залы бар. Беренче һәм икенче катлар милли-мәдәни берләшмәләр, учреждение белгечләре өчен кабинетлар, шулай ук техник һәм башка бүлмәләр каралган. Ремонтланган бина физик мөмкинлекләре чикләнгән категория өчен дә җиһазландырылган. Биредә пандуслар, махсус күтәрткечләр урнаштырылган, ә тамаша залында индукция әйләнәсе бар. Ремонт вакытында эшчеләр түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне, инженерлык системаларын, эчке бүлмәләрне һәм фасадны яңарттылар.
15 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәре милли общиналарының VIII спартакиадасы ачыла (15.11 - өстәл теннисы, 26.11 - шахмат, 29.10 - мини-футбол һәм 6.11 - волейбол). Чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, спорт традицияләрен торгызу, чаллылыларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. 3 декабрьдә Яр Чаллыда «Доброе братство-лучшее богатство» гомумшәһәр милли мәдәниятләр фестивале узачак. Фестивальнең максаты - Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм үзара рухи яктан баету, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру. Шулай ук ел дәвамында Яр Чаллы шәһәре милли общиналарының юбилейларын уздыру планлаштырыла. Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы активлыклар әзерләнгән. Үз сәләтләрен һәм милли костюмнарын милли җәмгыятьләрнең иң яхшы вәкилләре күрсәтәчәк. Тамашачылар өчен милли ризыкларның дегустациясе оештырылачак.