Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:21 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:21 , 26.5 °C
18.12.2021
0
Поделиться
Боровецк бульварында Яңа ел чыршысы үз утларын кабызды
Боровецк бульварында Яңа ел чыршысы үз утларын кабызды
Боровецк бульварында Яңа ел чыршысы үз утларын кабызды

Бәйрәм кунакларын шәһәрнең «Эврика» мәдәният үзәге, 3 нче балалар музыка мәктәбенең иң яхшы солистлары һәм иҗади коллективлары чыгышлары белән каршы алды, Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлаулары белән сөендерде. «Маскарад костюмы» конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү узды.

Шәһәрдәшләрне якынлашып килүче Яңа ел белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котладылар. Чыршы үзенең яңа ел утларын кабызды. Яшь чаллылылар 37 һәм 55 белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре оештырган конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Яңа ел программасы, уен зоналары, атларда йөрү, бию марафоннары – болар барысы да бәйрәм атмосферасын тудырды. Автозавод районы халкын һәм кунакларын Түбән Камадан Pegas шоу-проекты «Крылья» шоу программасы белән сөендерде.