Воскресенье, 03 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:15 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:15 , 11.5 °C
20.03.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты Хошимин университеты белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты Хошимин университеты белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты Хошимин университеты белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

Ике югары уку йорты – Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Хошимин чит телләр һәм мәгълүмат технологияләре университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә тантаналы шартларда кул куелды. Документларга кул кую «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узды. Чара онлайн-форматта үткәрелде. Документлар Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова һәм Хошимин чит телләр һәм мәгълүмат технологияләре университеты президенты Нгуен Ань Туан арасында имзаланды.

«Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты исеменнән һәм үз исемемнән сезне бу тарихи тантанада сәламләүгә шатмын. Без бүген ике илебез өчен дә мөһим елда – Россия белән Вьетнам арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгы һәм Фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек елы дип игълан ителгән беренче елда җыелдык. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин үткән елның маенда Вьетнам Компартиясе Үзәк комитетының баш секретаре То Лам белән сөйләшүләрдә билгеләп үткәнчә, илләребез арасында унъеллыклар дәвамында "союздашлык һәм дуслык үзара ярдәме мөнәсәбәтләре" формалашты. Бүген без бу традицияне горурлык белән дәвам итеп, университетларыбызның берлектәге эше өчен нигез салабыз», – дип билгеләде үз чыгышында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова. 

«Бездә юл картасы әзер инде, август аенда Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова Тарих-филология факультеты деканы Гөлнур Полькина белән бергә Вьетнамга юл тотачак. Рәсми чакыруны без инде алдык, аны имзалау тантанасы вакытында господин Нгуен Ань Туан да әйтеп үтте. Аннан соң студентларның академик мобильлеге дә мөмкин булачак», – дип сөйләде Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты халыкара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ленар Галиев.