Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:38 , 15.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:38 , 15.5 °C
05.10.2022
0
Поделиться

"Безнең ишегалды" президент программасы командасы чаллылылар өчен үз ишегалдыңны ничек яшелләндерү ысуллары күрсәтелгән пособие бастырды. Бу ишегалларын яшелләндерү буенча тәкъдимнәр һәм практик киңәшләр өчен кулланма. Яшелләндерү өчен балалар мәйданчыгы белән юлны аерып куаклар утыртырга, анда тавыш һәм җилдән саклар өчен киртә һәм күләгә булдырырга кирәк. Ишегалдында яфраклы, җимеш бирә торган һәм ылыслы агачлар, куаклар, чәчәкләр һәм гади үлән утыртып була. Ләкин чикләүләр дә бар:

- Инженерлык челтәрләренә куаклар утырту тыела. - Торак йорт диварларыннан куак кәүсәләре күчәренә кадәр минималь ара – 1,5 м, агачлар – 5 м ераклыкта булырга тиеш.

- Куакларның биеклеге беренче каттагы тәрәзәнең аскы читеннән артмаска тиеш.

Сайланган зоналарны ишегалды картасында күрсәтегез һәм гариза белән идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күршеләр белән җыелыш үткәреп, аның протоколын төзергә һәм аны Дәүләт торак инспекциясенә тапшырырга. Үләннәр һәм үсемлекләр утыртырга мөмкин, куаклар һәм агачлар өчен администрация җавабын көтәргә кирәк.