Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:06 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:06 , 28.5 °C
15.11.2022
0
Поделиться
"Безгә бу дөньяны саклау васыять ителгән..." фестиваленә йомгак ясалды

"Безгә дөньяны саклау васыять ителгән...» патриотик фестивале сәнгатьнең барлык өлкәләрендә иң талантлы һәм перспективалы авторларны, башкаручыларны һәм коллективларны ачыклауга, Ватан тарихына ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләүгә, үз халкыңның һәм илебезнең казанышлары белән горурлануга, Россиянең һәм Татарстанның мәдәни-тарихи байлыгына, аларның музыкаль, башкару, сәнгать һәм театр мирасына карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Быел фестиваль беренче тапкыр үткәрелде. Конкурсантларга биш юнәлеш буенча катнашырга тәкъдим ителде:"Музыка", "Нәфис сүз", "Хореография", "Театр юнәлеше" һәм "Оригиналь жанр".

14 ноябрьдә «Нур» үзәгендә узган концерт программасы кысаларында фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү булды. Алданрак, 1 ноябрьдә, «Безгә бу дөньяны саклау васыять ителгән...» фестивалендә югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары жюри хөкеменә иҗади патриотик номерлар тәкъдим итте. Оештыру комитетына 71 заявка кергән.