Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:53 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:53 , 29.5 °C
14.01.2022
0
Поделиться
Наил Мәһдиевне Татарстан буенча тикшерү идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләделәр

Бүген тикшерү идарәсендә Россия Тикшерү комитеты оешуының чираттагы юбилей елын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы җыелыш узды.

Тантаналы чара барышында тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский кайбер җитәкчеләрне бүләкләде. Тикшерү идарәсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Тикшерү идарәсенең Мактау грамотасы белән Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүләкләнде. Идарә җитәкчесе Валерий Липский кулыннан югары бүләк алып, Наил Гамбәр улы идарә хезмәткәрләренең гражданнарның хокукларын саклау эшенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.