Вторник, 02 июня 2026
Һава торышы Хәзер 19:48 , 12.1 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:48 , 12.1 °C
17.10.2023
0
Поделиться
Наил Мәһдиев "ВСЕ СВОИ" патриотик телемарафонында чыгыш ясады
Наил Мәһдиев "ВСЕ СВОИ" патриотик телемарафонында чыгыш ясады
Наил Мәһдиев "ВСЕ СВОИ" патриотик телемарафонында чыгыш ясады

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев "ВСЕ СВОИ" республикакүләм телемарафонында катнашты. Анда ул шәһәр халкының хәрбиләргә ярдәме турында сөйләде. Шулай ук эшмәкәр Рөстәм Гатинның кыр кухнясын искәртеп үтте. 

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин командасы Лисичанск шәһәрендә 5 мең кешене кайнар аш белән тәэмин итә. Барлыгы 10 ашату-эчертү пункты булдырылды. Ел дәвамында волонтёрлар 2 млн порция әзерләгәннәр. Азык-төлек һәм кирәк-яраклар белән Яр Чаллы тәэмин итеп тора. Мэр Наил Мәһдиев әйтүенчә, 350 тоннадан артык продукция җибәрелде. "Мохтаҗларны ашату - саваплы гамәл", - ди ул.