Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:45 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:45 , 19.5 °C
20.07.2022
0
Поделиться
Наил Мәһдиев Әзәрбәйҗан җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Наил Мәһдиев Әзәрбәйҗан җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Наил Мәһдиев Әзәрбәйҗан җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Наил Мәһдиев Әзәрбәйҗан җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Бүген Наил Мәһдиев Россиянең Әзербайҗан җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу шәһәр мэриясендә узды. Мэр кунакларга Яр Чаллының тарихы, шәһәрнең икътисадый, сәнәгать потенциалы, Чаллы халкы турында сөйләде.

«Сез күпмилләтле, тату Яр Чаллы шәһәренә аяк бастыгыз. Бүген шәһәребездә 80-нән артык милләт яши. Алар үз тарихын, туган телен, мәдәниятен саклап килә, бу кыйммәтләрне үз балаларына тапшырырга тырыша", - дип сәламләде кунакларны мэр.

2022 ел Россиядә Владимир Путин тарафыннан халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, быел "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында капиталь ремонт үткәрелlt: «Бу-халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елында милли җәмгыятьләргә яхшы бүләк. Бу безнең күп милләтле шәһәребез өчен мөһим объект», - диде ул.

Делегация "Чишмә" халыклар дуслыгы йортыннан тыш, 1 нче Постта да, шулай ук мэр тәкъдиме буенча "Адымнар" гимназиясендә дә булачак.