Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:45 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:45 , 23.5 °C
12.01.2023
0
Поделиться
Наил Мәһдиев Татарстан яшьләр эшләре буенча министры белән очрашты
Наил Мәһдиев Татарстан яшьләр эшләре буенча министры белән очрашты
Наил Мәһдиев Татарстан яшьләр эшләре буенча министры белән очрашты

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан яшьләр эшләре министры белән Башкарма комитетта очрашты. Министр сыйфатында икенче эш көнен Ринат Садыйков Авто калада уздырды. Башта ул республиканың районнары белән видео-киңәшмә уздырды, соңыннан шәһәр хакиме белән очрашты. Наил Мәһдиев министрыны билгеләнүе белән тәбрикләде.

Безнең кебек республикада эшләү  - зур дәрәҗә. Безнең шәһәр – яшьләр шәһәре, һәм беренче төзүчеләр салган рух хәзерге вакытта да сизелә. Безнең шәһәрдә яшьләр зур роль уйный”, — дип билгеләп үтте мэр Наил Мәһдиев.

Очрашуда эштә хезмәттәшлек, Чаллы яшьләре өчен объектлар төзү мәсьәләләре каралды.

Очрашудан соң Ринат Садыйков капиталь ремонт үткәрелгән "Диалог" психология-педагогика үзәгендә булды.