Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән эшлекле очрашуда катнашты. Очрашу барышында Яр Чаллының төзелеш тармагын киләчәктә үстерү мәсьәләсе каралды. Планнарда шулай ук шәһәр өчен кирәкле социаль-мәдәни объектлар төзүгә бәйле моментлар билгеләнде. Федераль министр Ирек Фәйзуллин ярдәме белән Яр Чаллыда Мәскәү проспектының дәвамы төзелә башлады. Юл «Стимул» федераль программасын тормышка ашыру кысаларында этаплап төзеләчәк. Башта төзүчеләр күперне күтәрәчәк, ә аннан соң юл салуга керешәчәкләр, бу исә Орловкада яшәүчеләр өчен транспорт үтемлелеген тәэмин итәчәк.
Наил Мәһдиев министр Ирек Фәйзуллин белән очрашты

14.12.2022
Поделиться
0
Поделиться новостью