Пятница, 22 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:16 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:16 , 22.5 °C
30.09.2022
0
Поделиться
Наил Мәһдиев: "Чаллылылар каһарманлык һәм батырлык күрсәтте!"

Все фото

 Яр Чаллының "Энергетик" мәдәният сарае карашыннан шәһәребезнең мобилизацияләнгән ир-атларын хәрби бурыч үтәргә озату оештырылды. Китүче барлык ир-егетләргә Наил Мәһдиев инициативасы буенча шәһәр бюджетыннан 20 мең сум акча бүлеп бирелде. Моннан тыш беренче кирәк яфраклар тутырылган рюкзак: кием-салым, азык-төлек белән рюкзаклар. Аларның һәрберсендә өчпочмаклы конверт - Чаллы волонтерлары тарафыннан җылы сүзләр язылган хат ята.

 Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ил тарихында төрле чорлар: сынаулар һәм җиңүләр чоры булганын билгеләп үтте. Шулай ук ул мобилизацияләнгән чаллылылар гаиләсенә шәһәрнең ярдәм итәчәген ассызыклады. Чаллыдан Казанга барлыгы өч автобус кузгалды. Шәһәр мэры автобусларда булган хәрби бурычлыларның кулларын кысып, авыр чакта илне ташламаулары өчен рәхмәт белдерде һәм Чаллыда һәрберегезне исән-сау көтәләр, дип өстәде.