Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:47 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:47 , 29.5 °C
27.12.2021
0
Поделиться
Наил Мәһдиев: «Бүген югары квалификацияле кадрлар җитми»

Халыкның тормыш сыйфатының иң мөһим күрсәткечләреннән берсе – аның эш белән тәэмин ителүе. Эшсезлек дәрәҗәсе буенча шәһәр пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә җитте, бүген ул 0,4% тәшкил итә, 1130 кеше исәптә тора. Мәшгульлек үзәгенең мәгълүматлар базасында 9 меңгә якын вакансия бар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бу – икътисадны диверсификацияләү, яңа производстволар булдыру, яңа заводлар төзү, инвесторларны җәлеп итү нәтиҗәсе.

«Яр Чаллыда 17 мең кеше эшсез булган вакытлар булды. Бүген кире процесс – югары квалификацияле кадрлар җитми. Сәнәгать үсешен исәпкә алып, яңа производстволар барлыкка килә, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә кадрлар кытлыгы арта. 2022 елда без бу мәсьәләләр буенча карарлар кабул итәргә тиеш. Хәзер республикада бу көн кадагындагы мәсьәләне хәл итү буенча программа әзерләнә, ул Яр Чаллыга гына кагылмый», – дип нәтиҗә ясады шәһәр мэры.