Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:47 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:47 , 21.5 °C
29.01.2021
0
Поделиться
Наил Мәһдиев "Челны-Бройлер" предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты
Наил Мәһдиев "Челны-Бройлер" предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Агросила» холдингына керүче «Челны-Бройлер» кошчылык комплексы хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуда бүлек җитәкчеләре, башлыклары, белгечләр, эшчеләр катнашты. Чарада катнашучыларга Яр Чаллы шәһәренең 2020 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында фильм күрсәттеләр.

Наил Мәһдиев Яр Чаллыда үткәрелә торган эш турында сөйләде, предприятиенең шәһәр икътисадына зур өлеш кертүен билгеләп үтте: «Сез – танылган бренд, шәһәрнең йөзе булып торасыз, сыйфатлы, тәмле продукциясен җитештерәсез. Без КАМАЗ белән генә түгел, ә азык-төлек эшкәртү сәнәгатенең эре предприятиесе булуы белән горурланабыз. Без сезнең продукцияне беләбез һәм яратабыз, башкаларга тәкъдим итәбез».

Очрашуда катнашучылар шәһәр башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.