Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:40 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:40 , 19.5 °C
04.02.2021
0
Поделиться
Наил Мәһдиев «Адымнар» полилингваль мәктәбе директорын тәкъдим итте

Наил Мәһдиев Чулман проспектында төзелә торган «Адымнар» яңа полилингваль мәктәбе директорын тәкъдим итте. Ул – Азат Галиев. Хәзерге вакытта ул Замелекесье шәһәрендәге 39 нчы мәктәп директоры булып тора. Белгечлеге буенча ул тәрҗемәче, биш тел белә. "Биредә белем алачак балалар, ким дигәндә, бер чит тел беләчәк. Син әле гарәп, төрекчә дә өйрәтәсең", - диде мэр Азат Галиевка мөрәҗәгать итеп.

 Полилингваль мәктәп үз ишекләрен 2021 елның 1 сентябрендә ачачак.