Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:55 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:55 , 23.5 °C
07.01.2025
0
Поделиться
Наил Мәһдиев православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлый

Раштуа бәйрәме игелекле эшләргә илһам бирә, яхшылыкка ышанычны ныгыта, иман итүчеләрнең йөрәкләрен рухи яктылыгы белән җылыта. Чаллыда Раштуа бәйрәме үзара хөрмәт һәм игелек атмосферасында билгеләп үтелә.

Хөрмәтле православие гражданнары!

Барлык православие динендәге кешеләрне Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Яр Чаллы шәһәр хакиме Н.Г. Мәһдиев

Ел саен Раштуа бәйрәме безне  берләштерә, йөрәкне шатлык белән тутыра. Шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү, гаделлек, гаилә идеаллары, өлкәннәргә мәрхәмәтле булу теләге, безнең яраткан Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының тотрыклылыгы алга таба уңышлы үсешенең нигезе булып тора.

Кадерле дуслар! 

Раштуа бәйрәме һәрберебезгә яхшы якка үзгәрергә, рухи һәм әхлакый үсеш өчен көч табырга мөмкинлек бирә.

Сезгә чын күңелдән рухи көч һәм нык сәламәтлек телим!