Кама балалар медицина үзәгендә хәрби хезмәткәрнең яңа туган кызын тантаналы рәвештә чыгару узды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әти-әнисе – Ринат һәм Алинә Сабирҗановларны котлады.
«Гадәттәгечә, без Кама балалар медицина үзәгенә килдек, махсус хәрби операция зоналарында дәүләт мәнфәгатьләрен намус белән яклаган ирләренең тормыш иптәшләренә рәхмәт сүзләре әйтергә. Ринатка да – илнең, республикабызның, шәһәребезнең чын патриотына зур рәхмәт әйтәсем килә. Ватан чакыруы буенча, антка тугры калып, ул безнең бабаларыбыз җирләнгән, шушындый матур балалар дөньяга килгән илнең мәнфәгатьләрен яклады», – дип яшь әти-әнине һәм туганнарын котлады Наил Мәһдиев. Мэр гаиләгә сәламәтлек теләде, бала туу таныклыгын һәм шәһәрдән традицион 100 мең сум акча, бүләкләр тапшырды. Кызга матур исем кушканнар – Аиша.
Билгеләп үтәбез: Ринат Сабирҗанов һөнәре буенча инженер. Мобилизациягә кадәр бизнес белән шөгыльләнгән. 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында катнашып, «веб-эшкәртү» компетенциясендә беренче урын яулаган иде. Бу хакта тулырак монда язган идек.
2026 елда да ул «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында катнашырга җыена.