Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:56 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:56 , 28.5 °C
16.06.2023
0
Поделиться
Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәрнең гаиләсен уллары туу белән котлады
Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәрнең гаиләсен уллары туу белән котлады
Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәрнең гаиләсен уллары туу белән котлады
Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәрнең гаиләсен уллары туу белән котлады

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген яшь әни, хәрби хезмәткәр Сәйдәш Бәхтиевнең хатынын балалар тудыру йортыннан каршылау тантанасында катнашты. Самат гаиләдә өченче бала булып дөньяга килде. Гаиләдә аннан тыш, кызлары Камилә һәм уллары Салават тәрбияләнә.

"Бу сезнең гаилә өчен генә түгел, ярты миллион халкы булган шәһәр өчен дә зур шатлык. Без яңа туган баланың әтисе исән-сау өйгә кайтсын дип дога кылабыз. Яр Чаллы шәһәрендә яхшы, изге традиция бар: ирләре һәм уллары хәрби, гражданлык бурычын үтәүчеләрнең гаиләләренә рәхмәт белдерәбез", – дип мөрәҗәгать итте яшь ананың туганнарына һәм якыннарына Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры яшь әнигә йөз мең сум акча, шулай ук балаларга бүләкләр тапшырды. 

Моннан тыш, кечкенә Самат Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән сабыйлар өчен кирәкле әйберләр тутырылган зур тартма алды.

Гаиләне шулай ук Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов һәм Шәһәр Советы депутатлары Ленар Салахов, Илдус Муллагалиев, гаилә әгъзалары эшләгән предприятие җитәкчеләре дә котлады.