«Язмыш шулай килеп чыкты, ул махсус хәрби операция барышында улын югалтты. Без Сергей Владимировичның сугышчан бурычны лаеклы үтәвен, егетләренең чигенүен каплап һәлак булуын беләбез, һәм бу батырлык аңа әнисе Ольга Константиновна биргән тәрбиядән башка булмас иде. Аның кебек хатын-кызларга безнең дәүләт таяна.
Шулай ук мэр хәбәр иткәнчә, Сергей Чебнев истәлегенә музей әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, ул офицер укыган 56 нчы мәктәптә урнашачак.
Ольга Константиновна Чебнева лаеклы ялга чыкканчы «Автокам» пассажирлар предприятиесендә кондуктор булып эшләгән, Яр Чаллы шәһәр транспорт системасын үстерүгә үз өлешен керткән.
Сергей Чебнев – подполковник, Россия Федерациясе каһарманы (үлгәннән соң бүләкләнә). Махсус хәрби операция уздыру зонасындагы сугышларда батырлык һәм каһарманлык күрсәтте. Узган ел Яр Чаллыда Батырлар Аллеясында һәм 56 нчы мәктәп территориясендә аның бюсты урнаштырылган, шулай ук ул укыган мәктәптә музей оештырыла.