Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:00 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:00 , 23.5 °C
16.06.2021
0
Поделиться
Наил Мәһдиев коронавирустан вакцинаның икенче компонентын алды
Наил Мәһдиев коронавирустан вакцинаның икенче компонентын алды
Наил Мәһдиев коронавирустан вакцинаның икенче компонентын алды

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Прививканы шәһәр поликлиникаларында, шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә ясатырга мөмкин. Бүгенге көндә, вакцинаның беренче компоненты белән 52 940 шәһәрдәшебез прививка ясаткан, икенче компонентын 40 946 чаллылы алган.

Башкарма комитетның медицина кабинетында хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә, аны сугыш ветераннары өчен госпиталь табиблары үткәрә. Бүген биредә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын алды.

«Беренче компоненттан соң хәлем яхшы иде. Икенчесеннән соң да бар да яхшы булыр дип уйлыйм», - диде шәһәр мэры.