Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «НЕФАЗ» заводында булды. «КАМАЗ» ның башкарма директоры Юрий Герасимов, «НЕФАЗ» ның генераль директоры Владимир Курганов һәм Нефтекама мэры Ратмир Мәүлиевбелән берлектә ул автобуслар һәм самосваллар җитештерү мәйданчыкларын карады.
«КАМАЗ» ААҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чаллы мэры һәм компания җитәкчелеге хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алыштылар.