«Дарлетто» җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Данир Газизов предприятие эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре белән таныштырды. Аерым игътибар җитештерүне киңәйтү һәм җирле поставщиклар белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә бирелде.
Бүгенге көндә алгарышлы үсеш территориясе резиденты статусы предприятиегә актив үсеш алып бару, җитештерүне модернизацияләү һәм чыгарыла торган продукциянең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру мөмкинлеге бирә. Әлеге вакытта проектка кертелгән инвестицияләр күләме 1,7 млрд сум тәшкил итә. Компания Яр Чаллының сәнәгать потенциалын үстерүгә һәм шәһәр кешеләре өчен яңа эш урыннары булдыруга зур өлеш кертә.
Очрашу барышында предприятие алга таба үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта «Дарлетто» кондитер фабрикасының икенче чират проектын эшләү бара.
Наил Мәһдиев предприятие үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте һәм Яр Чаллыда гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны хуплауның мөһимлеген ассызыклады.