Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Лисичанскка чираттагы командировкасы турында сөйләде. Ул гуманитар йөкне тапшырды.
Ул Рөстәм Гатин җитәкчелендәге волонтерлар төркеменә рәхмәт белдерде. Егетләр 2,5 ел саваплы эш башкарды. Һәр көнне Лисичанскта 5 мең кешене (хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар) кайнар ризык белән тәэмин итте.