Среда, 03 июня 2026
Һава торышы Хәзер 22:49 , 11.1 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:49 , 11.1 °C
18.07.2025
0
Поделиться
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсендәге ремонтны карады
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсендәге ремонтны карады
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсендәге ремонтны карады

Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсендәге капиталь ремонт барышын карап чыкты. Хәзерге вакытта әлеге сәламәтлек саклау учрежденисенең гараж, склад, авыруларны блоклар арасында йөртү зонасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

Авыруларны дәвалауда тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен эшне этапларга бүлеп башкаралар. 

Галереядә ремонт эшләре 85 процентка тәмамланды. Барлык эшләрне агымдагы елның сентябрь аена тәмамларга планлаштыралар. 

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев 5нче шәһәр хастаханәсенә яңа бина төзү турында да эйтте. Ул төзелеш эшләре 2026 елда башланырга мөмкинлеген әйтте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа бинаны төзергә рөхсәт бирде.