Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсе барышында хәбәр иткәнчә, РФдә игълан ителгән өлешчә мобилизация төгәлләнгән. Чара барышында автокаладан Казанга 800дән аз гына артык кеше хәрби бурычын үтәүгә җибәрелгән. Наил Мәһдиев автокала тарафыннан махсус хәрби операция зонасына чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, шулай ук «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына җибәрелгән иреклеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен күп нәрсә эшләнгәнен искәртте. Хәрби хезмәткәрләргә җибәрү көнендә бирелә торган 20 мең сумнан тыш, азык-төлек сумкалары, башка кирәк-яраклар бирелде. Гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтелә. Бу балалар бакчаларына һәм түгәрәкләргә бушлай йөрүне, мәктәпләрдә бушлай туклануны да үз эченә ала. Моннан тыш, милек салымын түләүдән азат итү, шулай ук хәрби бурычлыларның гаиләләренә җәмәгать транспортында йөрүне тәэмин итү өчен акча бүлеп бирү кертеләчәк.
Наил Мәһдиев: "Бүген хәрби бурычлыларның гаиләләренә ярдәм итүдән дә мөһимрәк нәрсә юк"