Четверг, 14 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:37 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:37 , 23.5 °C
26.12.2025
0
Поделиться
Наил Мәһдиев МХО хәрбинең гаиләсе янына барды
Наил Мәһдиев МХО хәрбинең гаиләсе янына барды
Наил Мәһдиев МХО хәрбинең гаиләсе янына барды

Чаллы хакиме гаиләне Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәр Руслан Сәфәров гаиләсендә булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев һәм Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.

Руслан Сәфәров өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган иде. Аның бабасы Курск дугасына кадәр барып җиткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби хезмәткәр күптән түгел кыска вакытлы ялга кайтты һәм үзенең кечкенә улын Әмирне күрде.