Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:22 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:22 , 20.5 °C
16.01.2023
0
Поделиться
Наил Мәһдиев “Закон территориясе” конкурсында бүләкләнде
Наил Мәһдиев “Закон территориясе” конкурсында бүләкләнде
Наил Мәһдиев “Закон территориясе” конкурсында бүләкләнде

Чаллы шәһәре мэры республика премьер-министры Алексей Песошиннан югары бүләк алды.

Бүген Казанда “Закон территориясе” республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.Конкурс ТР Министрлар Кабинеты эгидасы астында үткәрелә.

Наил Мәһдиев “Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.