Среда, 03 июня 2026
Һава торышы Хәзер 07:02 , 11.6 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:02 , 11.6 °C
25.10.2024
0
Поделиться
Наил Мәһдиев: «яхшы юллар — Яр Чаллы шәһәренең визит карточкасы»
Наил Мәһдиев: «яхшы юллар — Яр Чаллы шәһәренең визит карточкасы»
Наил Мәһдиев: «яхшы юллар — Яр Чаллы шәһәренең визит карточкасы»
Наил Мәһдиев: «яхшы юллар — Яр Чаллы шәһәренең визит карточкасы»

Чаллыда юл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Тантаналар сараенда Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Чаллы хакиме Наил Мәһдиев котлады.

Ул билгеләп үткәнчә, федераль үзәк, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Чаллыда юлларны ремонтлауга, шулай ук яңа автотрассалар төзүгә зур игътибар бирелә.

Яр Чаллы шәһәре инде унынчы ел рәттән «Имин сыйфатлы юллар» программасында катнаша. Юл хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды