Понедельник, 04 мая 2026
Һава торышы Хәзер 22:03 , 15.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:03 , 15.5 °C
12.03.2026
0
Поделиться
Наил Мәһдиев Мәктәп футбол лигасының яңа сезонына старт бирде
Наил Мәһдиев Мәктәп футбол лигасының яңа сезонына старт бирде
Наил Мәһдиев Мәктәп футбол лигасының яңа сезонына старт бирде
Наил Мәһдиев Мәктәп футбол лигасының яңа сезонына старт бирде

«Безнең шәһәр футбол белән яши, футбол белән шөгыльләнә. Мәктәп футбол лигасы һәр елны тулылана: быел турнирда рекордлы күләмдәге командалар – 78 команда катнаша, бу 900дән артык яшь спортчы дигән сүз. Яр Чаллы – КАМАЗлар туган җире һәм бөтен илгә таныш «КАМАЗ» футбол клубы шәһәре. Безнең яшь футболчылар арасында ярым миллионлы шәһәрнең төп командасына эләгә алырлык егетләр бар дип өметләнәбез. Хәтта сезнең күпчелегегез профессиональ футболистлар булып бетмәсә дә, сез команда, ярдәмчеллек нәрсә икәнен тоячаксыз.Футбол – дөньядагы беренче номерлы уен. Кадерле дуслар, безнең матур шәһәрнең яшь спортчылары, футболчылары, мин сезгә спортта уңышлар, яңа җиңүләр һәм бары тик изге теләкләр телим!». 

Мәктәп футбол лигасында катнашу өчен 43 мәктәптән 78 команда гариза биргән: 65 малайлар командасы һәм 13 кызлар командасы. Проект һәр елны масштаблырак була бара, Яр Чаллының яшь талантларын җәлеп итә.

2023 елдан башлап командалар махсус футбол формасы алалар. Бу вакыт эчендә 40 комплект таратылды, аларның һәрберсенә спонсор логотибы урнаштырылган. Бүген тагын ике команда форма алды. Хәзер һәр команда кырда үзенең аерым үзенчәлекләрен ассызыклый алачак.

Ярышлар «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына ярашлы үткәрелә. «Россия спорты» дәүләт программасы физик активлык белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру һәм яхшырту, массакүләм спортны популярлаштыру һәм россиялеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Илдә тиешле инфраструктура киңәя, массакүләм чаралар үтә, Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм оборонога әзер» (ГТО) гамәлгә ашырыла, шулай ук балалар өчен тренировкалар яңа мөмкинлекләре барлыкка килә. Программа ил Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Ачылу тантанасыннан фотосурәтләр «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» ВКонтакте төркемендә урнаштырылган.