Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:05 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:05 , 21.5 °C
04.09.2023
0
Поделиться
Наил Мәһдиев "1 сентябрь хәвеф-хәтәрсез үтте"

"Иң мөһиме - белем. Бу очракта республика тотрыклы эшләячәк. Матди-техник базаны ныгыту мәсьәләләре белән алга таба да шөгыльләнәчәкбез.Белем көне хәвеф-хәтәрсез узды. 8 меңнән артык беренче сыйныфка баручы балаларны кабул иттек, барысы 73700 бала парта артына утырдылар. Республика ярдәме белән быел да 2 мәктәп ачтык. 16 мәктәп һәм 59 балалар бакчасына ремонт таләп ителә. Барысы да илдәге икътисади хәлгә бәйле булачак", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә. 

Шәһәр башлыгы юлларда укучыларның иминлеген тәэмин итүгә аерым тукталды: мәктәп укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә, шулай ук мәктәпләрдә КППга игътибар итәргә кирәк – мәктәп укучысы булмаган һәркемгә керү тыела.