Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:31 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:31 , 22.5 °C
07.04.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда вакытлыча күченүчеләрнең гаиләләре өстендә шефлык алганнар
Яр Чаллыда вакытлыча күченүчеләрнең гаиләләре өстендә шефлык алганнар

Шәһәр хакимияте мәҗбүри күченүчеләрнең кием кибетенә баруын оештыра. Аларның күбесе йә бөтенләй киемсез, йә һава шартларына туры килмәгән киемнәр белән өйләрен калдырып китергә мәҗбүр булганнар.  Балалы гаиләләр беренче чиратта кибетләргә чакырылган. Барлык сатып алулар Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү фонды акчаларыннан тулысынча түләнелә.

Кичә Мариупольдән 41 кеше яңа әйберләр (куртка, аяк киеме, кроссовкалар, ботинкалар, рубашкалар, футболкалар, чалбарлар, спорт костюмнары, баш киемнәре, эчке кием, чемоданнар һ.б.) сатып алды. Балалар үзләренә уенчыклар һәм уеннар сайладылар.

Бүген шулай ук кибеткә бару оештырылачак.

Вакытлыча күченүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылачак, шәһәрнең күп кенә предприятиеләре кешеләрне эшкә алырга әзер булуларын белдерде инде.