Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:01 , 30.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:01 , 30.5 °C
29.03.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы яңа автобуслар сатып алачак

Бүген шәһәр Советының чираттагы сессиясе булды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев бюджетка өстәмә керем акчасына 20 «НефАЗ» автобусы алыначагын хәбәр итте. Моның өчен 300 млн. сум акча бүлеп биреләчәк.

Моннан тыш, федераль программаларда катнашып, киләсе елларда җәмәгать транспорты паркын тагын 100 автобуска тулыландырырга планлаштыралар.

«Шәһәр маршрутларына зур автобуслар җибәрү кискен мәсьәлә булып тора. Аны әкренләп хәл итәргә тырышабыз. Без кечкенә автобусларны зурларга алыштыру ягында», – дип искәртте мэр.