Россия эшкуарлары көнен бәйрәм итү алдыннан « Лучший Совет Предпринимателей » II республика конкурсына йомгак ясалды. Яр Чаллы шәһәре Эшкуарлык советы «Муниципаль районда уңай эшлекле климат формалаштыруга өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче булып табылды.
Билгеләп үтик, Яр Чаллы шәһәре мэры каршындагы Эшкуарлык советы 2018 елда оештырылды. Совет утырышлары квартал саен үткәрелә. 2020 елда яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында эшмәкәрләр мәсьәләләре буенча сигез утырыш үткәрелде.