Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:59 , 30.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:59 , 30.5 °C
10.04.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы 24 яңа зур сыйдырышлы автобус сатып ала

Яр Чаллы хакимияте 300 млн. сумга “КАМАЗ” предприятесеннән 24 зур автобус сатып ала. Автобуслар зәңгәр төстә, 2023 елгы. GPS / ГЛОНАСС мониторинг системасы белән җиһазландырылган, 111 пассажирга исәпләнгән. Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен дә уңайлы булачак. Автобуска кергәндә механик аппарель урнаштырылган. Салонда  инвалид коляскаларны бәйләп кую мөмкинлеге бар. 

Аукцион буенча җәмәгать транспортларын 15 апрельга кадәр тапшыру планлаштырыла. Әмма шәһәр хакимияте "КАМАЗ" заводы җитәкчелеге белән автобусларны иртәрәк бирү турында сөйләшкән. 

Исегезгә төшерәбез, Яр Чааллыда муниципаль транспорт предприятиесе төзеләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев март аенда хәбәр итте