Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:14 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:14 , 27.5 °C
25.03.2022
0
Поделиться
Яр Чаллы «Саннар дәресе» Бөтенсоюз акциясенә кушылды
Яр Чаллы «Саннар дәресе» Бөтенсоюз акциясенә кушылды

Шәһәр мәктәпләрендә «Саннар дәресе» узды, аның кысаларында 77 белем бирү учреждениесендә 1076 дәрес үткәрелде. Чарада 25407 укучы катнашты.

41 нче мәктәптә 10 һәм 11 нче сыйныфларда дәресләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев үткәрде. Дәрес барышында мәктәп укучылары белән Интернет челтәрендә куркынычсызлык, финанс куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Укучылар бу тема буенча үз фикерләрен әйттеләр.