Пятница, 22 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:02 , 16.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:02 , 16.5 °C
03.05.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы 20 тонна гуманитар һәм шефлык ярдәме җибәрде
Яр Чаллы 20 тонна гуманитар һәм шефлык ярдәме җибәрде
Яр Чаллы 20 тонна гуманитар һәм шефлык ярдәме җибәрде

Бүген Чаллыдан гуманитар һәм шефлык ярдәменең чираттагы партиясе китә. Йөкнең гомуми авырлыгы 20 тонна. Бу азык-төлек, кирәк-яраклар, дарулар һәм башкалар. Ярдәм җибәрүдә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Башкарма комитет идарәләре башлыклары, дәүләт һәм Шәһәр Советы депутатлары, ТИҮ рәисләре катнашты. "Без бер зур һәм тату гаилә кебек, бездә яхшы һәм игелекле эшләр башкару гадәти хәл. Бездә шундый ваемсыз булмаган кешеләр бар, алар үзләре килеп: «Без мөмкин кадәр ярдәм итәргә әзер», - диләр. Бу битараф булмау турында, әлеге эшнең саф йөрәктән башкарылуы турында сөйли», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов "Логистика" Коммерцияле булмаган партнерлык" Ассоциациясе һәм Татарстан автотранспортчылары адресына.