Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:47 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:47 , 22.5 °C
04.05.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы Беренче майны концертлар һәм бәйрәм акцияләре белән билгеләп үтте

Бәйрәм кысаларында «Кара, ничек чиста!» һәм «Тау башына салынгандыр безнең авыл» конкурслары җиңүчеләрен бүләкләделәр һәм 25 нче мәктәп укучылары белән бергә «Георгий тасмасы» акциясе уздырдылар.

Азатлык мәйданында традицион концертны «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары һәм «Болгар» ансамбле әзерләде. Балалар өчен 4 нче балалар эколого-биология үзәге, 12 нче мәктәп, 5 нче балалар музыка мәктәбе һәм 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгеннән уен һәм спорт зоналары эшләде. Г. Хәкимова исемендәге картиналар галереясы асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы һәм күргәзмә оештырды, ә Балалар театр мәктәбе «Тынычлык, хезмәт, май!» фотозонасын ачты.

81 еллык Җиңү көне алдыннан «Нур» яшьләр үзәге волонтерлары ике мәйданчыкта да шәһәр халкына Георгий тасмалары таратты. Бәйрәм халыкка җылылык, куаныч һәм яхшы кәеф бүләк итте.